ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра

14 ноябрь 2018, 18:41 , Фото: Регина Гумарова/архив

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Казан" аэропортына Габдулла Тукай, "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. Ул укучыларын шушы шәхесләр өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

"Әгәр Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев - республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз", - диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Моны берничә юл белән башкарырга була:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10