ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары медиарейтингында икенче урынны саклаган

14 ноябрь 2018, 15:40 , Фото: Регина Гумарова/архив

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары медиарейтингында икенче урынны саклаган Октябрьдә массакүләм чаралары Татарстан Президентының Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга эшлекле сәфәре хакында еш язганнар.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингындагы икенче урынны саклаган. Бу тикшеренүләрне «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

Рейтингның беренче баскычында Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тора. Беренче өчлекне Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин төгәлли.

Узган айда матбугат чаралары Миңнеханов белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийның Магнитогорскида очрашуы, ТР Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясенең Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга эшлекле сәфәре хакында еш язганнар.

2018 елның октябре рейтингында Татарстан башлыгы унынчы урынны биләгән. Рейтинг лидерлары Мәскәү мэры Сергей Собянин, Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10