ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Разил Вәлиев аэропортка исем бирү турында: "Тукайдан да кулайрак исем юк"

14 ноябрь 2018, 09:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев аэропортка исем бирү турында: Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, самолет ясаучылар күп, әмма Тукай - бердәнбер.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Казан” аэропортына бирү өчен исем кандидатларына карата фикерен белдерде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, авиаконструктор А.Туполев алда баруы билгеле. “Самолет ясаучылар күп ул дөньяда, әмма Тукай бердәнбер”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Мин, гомумән алганда, аэропортларга исем бирүгә каршы. “Казан” сүзе үзе дә татарны таныта торган исем, әмма ләкин Тукай исеме бирелсә, билгеле, куаначакмын гына. Казан күбрәк – Татарстан символы, Тукай дигәч татар күз алдына килеп баса. Татарны дөньяга таныту өчен Тукайдан да кулайрак исем бүгенге көндә юк”, - диде Разил Вәлиев.

Аның фикеренчә, әгәр аэропортка Тукай исеме бирелсә, татар халкы хуплап каршы алачак. “Тукай исеме бирелмәү татар өчен бик зур җиңелү булмаса да, бик зур сабак булачак. Татар халкы беркайчан җиңелмәгән, үлмәгән дә, аның рухы бар, әмма милли аңы тиешле дәрәҗәдә түгел”, - диде депутат.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10