ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Башлык сатарга теләгән хатын ярты миллион акчасыннан колак каккан

14 ноябрь 2018, 09:00 , Фото: архив

Башлык сатарга теләгән хатын ярты миллион акчасыннан колак каккан Тикшерү барышында ачыкланганча, "сатып алучының" телефон номеры Калуга өлкәсендә теркәлгән

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Башлыгын интернет аша сатарга теләгән Чаллы кешесе ярты миллион сум акчасын мошенникларга биргән. Бу турыда “Челнинские известия” яза.

Билгесез караклар 48 яшьлек хатынның банк счетыннан барлык булган акчаларны – 521 мең 448 сумны урлаган.

Вакыйга узган ялларда булган. Хастаханәдә эшләүче хатын полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, "сатып алучының" телефон номеры Калуга өлкәсендә теркәлгән.

Барысы да гадәти сценарий буенча бара: хатын-кызга шалтыратып, башлык өчен акчаны аның счетына күчерәчәкләр, дип ышандырганнар. Зыян күрүче үзенең банк картасы реквизитларын атаган һәм нәтиҗәдә бөтен акчаларыннан колак каккан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10