ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Игорь Комаровка Чаллыда виртуаль медицина лабораториясе проекты тәкъдим иттеләр

13 ноябрь 2018, 19:29 , Фото: president.tatarstan.ru

Игорь Комаровка Чаллыда виртуаль медицина лабораториясе проекты тәкъдим иттеләр Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ИТ-паркта булды.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ИТ-паркта булып, резидентларның проектлары белән танышты. Биредә аларга виртуаль медицина лабораториясе проектын тәкъдим иттеләр.

Аларга товар һәм медицина хезмәтләрен алга җибәрүдә сәүдә челтәрләре мониторингы өчен булган сервисларны тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, “НексМед” компаниясе виртуаль медицина лабораториясе проектын тәкъдим итте. Ул “болыт” технологияләрен кулланып эшләнгән.

Осмотр выставки машиностроительной техники (в рамках IV Машиностроительного кластерного форума) и посещение Технопарка в сфере высоких технологий «ИТ-парк», детского технопарка «Кванториум». Принимают участие полномочный представитель Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе Игорь Анатольевич Комаров и Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

“Без анализлар архивын саклаучы система булдырдык. Ул аларның башкарылуын күзәтә һәм процессны оптимизацияли. Шулай ук безнең аппарат чишелешләре бар”, - диде компания вәкиле Артем Вәлиев.

Татарстан Президенты эшмәкәрләргә дәүләт оешмаларында гына түгел, шәхси клиникаларда да эшләнмәләрне кулланып карарга тәкъдим итте. “Сезгә лабораторияләр булдырырга, акча эшләргә кирәк”, — дип үз фикере белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Осмотр выставки машиностроительной техники (в рамках IV Машиностроительного кластерного форума) и посещение Технопарка в сфере высоких технологий «ИТ-парк», детского технопарка «Кванториум». Принимают участие полномочный представитель Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе Игорь Анатольевич Комаров и Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстан Президенты һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Чаллыда ИТ-парк бинасында ачылган “Кванториум” балалар технопаркында булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаровка классларны, 3D-модельләштерү лабораторияләрен, баш мие биосигналларын санаучы җиһазларны күрсәттеләр.

Татарстан Президенты игътибарын чын автомобильләрнең электроприводтагы кечерәйтелгән күчермәләре җәлеп итте. “Бу безнең киләчәк, Рөстәм Нургалиевич, электр автомобиль сәнәгатенә килеп җитте”, — диде “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.

Осмотр выставки машиностроительной техники (в рамках IV Машиностроительного кластерного форума) и посещение Технопарка в сфере высоких технологий «ИТ-парк», детского технопарка «Кванториум». Принимают участие полномочный представитель Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе Игорь Анатольевич Комаров и Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10