ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов татар театрына Аяз Гыйләҗев чоры килә дип исәпли

13 ноябрь 2018, 18:18 , Фото: Султан Исхаков

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов татар театрына Аяз Гыйләҗев чоры килә дип исәпли Казанда "Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция бара.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрында Аяз Гыйләҗев чоры җитеп килә. Бу хакта "Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтте.

"Язучы классик булсын өчен вакыт сынавы кирәк. Күпмедер вакыттан соң аның актуаль булган әсәрләре калкып чыга. Берара аяз Гыйләҗев онытылып торды. Хәзер театрлар аны куя башлады. Бу юбилейга бәйле түгел, театрлар юбилей уңаеннан гына спектакльләр куймый, Театр башка күрсәткечләр белән эш итә”, - диде ул "Сәхнәдә һәм кинода Аяз Гыйләҗев образлары" дигән секция утырышында.

Нияз Игъламов Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы турында да искәртеп узды.

Фәнни-гамәли конференция һәм спектакльләр декадасы Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган иде.

Конференциянең "Сәхнәсендә һәм кинода Аяз Гыйләҗев образлары" түгәрәк өстәлендә хакас галиме, филология фәннәре кандидаты Нина Майнагашева, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, театр белгече Нияз Игъламов, филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10