(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 13 ноябрьдә, барлык дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында бердәм кабул итү көне игълан ителде. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.
Бүген министрлыклар, ведомстволар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары аппаратлары республикада яшәүче һәркем өчен ачык булачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булуы шарт.
Белгечләрдән төпле киңәш алу өчен мөрәҗәгатькә турыдан-туры кагыла торган материаллар тәкъдим итәргә кирәк.