ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Италия сәнәгатьчеләре делегациясе белән очраша

13 ноябрь 2018, 09:13 , Фото: архив

Татарстан Президенты Италия сәнәгатьчеләре делегациясе белән очраша Рөстәм Миңнеханов һәм «Confindustria Russia» ассоциациясе вәкилләре сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядәге итальян сәнәгатьчеләре ассоциациясе («Confindustria Russia») делегациясе белән очраша. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Очрашуда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.

Очрашу ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президентының Дәүләт беркетмәсе идарәсе башлыгы Булат Габдрәшитов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында узачак.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10