ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Хөкем ителгән кеше Казандагы колония-поселениедән качкан

12 ноябрь 2018, 17:17

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ир-атны Сафиуллин урамындагы йортларның берсендә тота алган.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Хөкем ителгән кеше Казандагы 2нче колония-поселениедән качкан. Әлеге мәгълүматны Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Сак астында булмаган ир-ат 9 ноябрь көнне качкан. Берничә сәгатьтән соң ук аны тотканнар. 9 ноябрьдә Казанда 2нче колония-поселениедә тикшерү вакытында хөкем ителгән бер кешенең юклыгы ачыкланган.

“Оператив-эзләү чаралары барышында үзлектән колония-поселениене калдырып киткән ир-ат Казанның Идел буе районында тоткарланды”, - дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Алексей Ларин.

Хөкем ителүчегә карата материаллар эчке эшләр органнарына процессуаль карар кабул итү өчен җибәрелгән.

“Татар-информ”га шәхси чыганактан билгеле булганча, качкан 35 яшьлек ир-ат киләсе елның февраль аенда азат ителергә тиеш булган. Ул мошенниклык өчен өч елга хөкем ителгән булган. Хәзер инде аның срогы артачак.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ир-атны Сафиуллин урамындагы йортларның берсендә тота алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10