ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан Премьер-министры Студентлар регби лигасы чемпионатын ачты

11 ноябрь 2018, 09:29 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Премьер-министры Студентлар регби лигасы чемпионатын ачты Ярышларда Татарстанның тугыз югары уку йортыннан 200дән артык студент катнаша.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры, Республика регби федерациясе президенты Алексей Песошин югары уку йортларының ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында Студентлар регби лигасы (регби-7) чемпионатын ачты.

Тантаналы ачылыш чарасы Казан Үзәк стадионында узды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры ярышларда катнашучыларны сәламләп, Татарстанда спортка зур игътибар бирелүен: аерым алганда, күп турнирлар узуын, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә, спорт объектларының күпләп төзелүен әйтте.

Ул студентларга яңа җиңүләр теләде.

Ярышлар ачылышы тантанасында шулай ук Татарстан спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Чемпионатта Татарстанның тугыз югары уку йортыннан ике йөздән артык студент катнаша. Турнирда 8 ир-ат һәм 6 хатын-кызлар командасы ярыша. Студентлар регби лигасының гомуми приз фонды — миллион сумнан артык.

Чемпионатны Татарстан Спорт министрлыгы, Республика регби федерациясе һәм «Татарстан “Буревестник” яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте» әзерләде һәм уздыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10