ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бөгелмәнең “Шусам” ансамбленә мактаулы исем бирелде

11 ноябрь 2018, 04:00 , Фото: bugulma-tat.ru/

Бөгелмәнең “Шусам” ансамбленә мактаулы исем бирелде "Шусам" вокаль ансамбле – Бөгелмә муниципаль районы клублар системасы авыл мәдәният учреждениеләрендә чуваш җырын башкаручы бердәнбер коллективы.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының карары нигезендә, Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Наратлы авыл мәдәният йортында эшләүче "Шусам" вокаль ансамбленә “Үзешчән халык коллективы” дигән исем бирелде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
  • "Шусам" вокаль ансамбле – Бөгелмә муниципаль районы клублар системасы авыл мәдәният учреждениеләрендә чуваш җырын башкаручы бердәнбер коллективы. Коллективның төп оештыручысы – Светлана Аркадьевна Корчагина. Аның җитәкчелегендә борынгы чуваш милли киемнәрен, баш киемнәрен һәм бизәк-әйберләрен торгызу буенча зур эш башкарыла.
 
2017 елда "Шусам" вокаль ансамбле коллективы оешуга 30 ел тулды. Тамашачылар ансамбльнең һәр чыгышын яратып каршы ала. Һәрбер коллектив шундый бай тарихы һәм гастрольләрдә актив эшчәнлек алып баруы белән мактана ала. Коллектив берничә тапкыр Бөтенроссия, республика фестивальләре һәм конкурслары лауреаты була, шәһәр һәм район чараларында даими катнаша.
 

"Шусам» вокаль ансамбле халык иҗатын үстерүгә, чуваш милли мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертә һәм "Үзешчән халык коллективы" дигән мактаулы исем бирелү моңа тулы дәлил. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10