ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театры юбилеена премьера әзерли

11 ноябрь 2018, 01:00 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә театры юбилеена премьера әзерли Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында 100 еллык юбилей уңаеннан төрле чаралар уза.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Гөлнар Мөхәммәтҗанова). Бер гасырлык юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры тамашачыларына ике премьера күрсәтәчәк. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Яңа гына Әтнә тамашачыларына Әлмәт һәм Минзәлә дәүләт драма театрлары спектакльләрен карау бәхете елмайды. Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар”, Гусейт Җавидның “Иблис” спектакльләре тулы залларда уйналды. Чираттагы спектакль Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куелышында булачак.
 
Хәзер 100 еллык юбилей хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Күк кош” (“Синяя птица”) спектакленә репетицияләр бара. Ул “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән ярдәм проекты кысаларында сәхнәләштерелә. Шулай ук сезон дәвамында әлеге проект ярдәме белән Гәлиәскәр Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе дә сәхнәгә менәчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10