ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда “Бала – төп пассажир” акциясе узды

11 ноябрь 2018, 03:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда “Бала – төп пассажир” акциясе узды 9 нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә рейдка чыкты.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда узган "Бала - төп пассажир" акциясендә мәктәп укучылары да катнашкан. Бу хакта районның "Маяк" газетасы хәбәр итә.
 
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.
 
9 нчы  мәктәпнең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә рейдка чыгып, машина йөртүче ата-аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, белешмәләр таратты.
 

"Балаларның юллардагы иминлеге турында без – олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, һәм, һичшиксе, руль артында утыручылар кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш", ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илдар Исхаков. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10