ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗедәге көрәш ярышында абсолют батыр билгеле

11 ноябрь 2018, 07:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедәге көрәш ярышында абсолют батыр билгеле Уеннар 12 үлчәү категориясендә узды.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Көчек мәктәбендә узган көрәш бәйгесендә Көчек, Әгерҗе, Кырынды командаларыннан җитмеш спортчы келәмгә чыкты. Ярышта Субхон Шәриповка тиңнәр булмады. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" хәбәр итә. 
 
Яшь спортчыларны мәктәп директоры Светлана Сабирҗанова, аның урынбасары Рәис Баһаутдинов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Наталья Мөхәммәтҗанова, баш тренер Альфред Сабирҗанов, тренер Рамил Шәрәфетдинов сәламләде.
 
Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров һәм аның әтисе Илгизәр әфәнде дә көрәшчеләргә уңышлар теләде. Алар бәйгегә бик күп бүләкләр белән килгәннәр иде. Көчек мәктәбе укучыларының дәртле биюләре көрәшчеләргә көч өстәде. 
 
Уеннар 12 үлчәү категориясендә узды.
 
Беренче урынны тренер Рамил Шәрәфетдинов шәкертләре – Әгерҗе командасы алды.  Икенчедә – тренер Альфред Сабирҗанов шәкертләре – Көчек командасы.  Өченчедә – Кырынды командасы. Ә абсолют батыр булып Әгерҗе көрәшчесе Субхон Шәрипов калды.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10