ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алсу Казандагы концертын татарча исәнләшеп башлады

10 ноябрь 2018, 21:00

Алсу Казандагы концертын татарча исәнләшеп башлады "Хәерле кич, Казан" дип эндәште җырчы тамашачыларына.

(Казан, 10 ноябрь,  "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Казанның "Татнефть-Арена" залында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамованың (Алсу Сафина) концерты башланып китте.
Җырчы чыгышын тамашачылары белән татарча исәнләшүдән башлады.

Җырчы акцентсыз "Хәерле кич, Казан",- дип эндәште.

"Сезнең белән соңгы тапкыр күрешүгә шактый вакыт узган. Сезнең тормышта да, минекендә дә төрле вакыйгалар булды. Минем быел төрле җирләрдә татарлыгымны танытып йөрүгә егерме ел", - диде җырчы.
Бу - Алсуның декреттан соң беренче чыгышы. Шулай ук ул "Татнефть-Арена"да тәүге тапкыр концерт бирә.

Алсу белән интервьюны "Интертат" сайтыннан укырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10