ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Лаешта депутатлар сессиягә җыела

10 ноябрь 2018, 20:00 , Фото: laishevskyi.ru

Лаешта депутатлар сессиягә җыела Лаеш муниципаль район Советының ХХV сессиясе була.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). 12 ноябрьдә 10 сәгать 30 минутта Лаеш муниципаль район Советының ХХV сессиясе була. Анда район тормышына кагылышлы җитди сораулар күтәреләчәк. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Утырышта “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына, Егорьево авыл җирлеге генераль планына, Лаеш районы “Лаеш шәһәре” муниципаль берәмлеге җирдән файдалану  һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралачак.
 
Депутатлар башка мөһим мәсьәләләрне дә карап тикшерәчәкләр, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10