ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Эшләүче пенсионерларга пенсия түләү турында Россия Пенсия фонды аңлатма бирде

10 ноябрь 2018, 17:24

Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия түләү бары тик эшләмәүче һәм тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия законнары нигезендә, эшләүче пенсионерлар картлык буенча социаль пенсия алмый. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.

«Бу күп еллар гамәлдә булган норма, ул пенсия турындагы федераль законда беркетелгән», - дип хәбәр икәннәр агентлыкка Россия Пенсия фондыннан.

Моңа кадәр кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга картлык буенча социаль пенсияне гамәлдән чыгарырга җыенуы турында язып чыккан иде.

Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия бары тик эшләмәүче һәм иминият пенсиясе алу өчен тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган. 

  • Социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең сумнан бераз артыграк. Россиядә мондый түләүләрне 3,2 миллионга якын пенсионер ала. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10