ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Самарада мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була

10 ноябрь 2018, 17:02

«Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе» балаларга дипломнар һәм бүләкләр бирәчәк.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 2 декабрьдә Самара шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Олимпиада туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту; укучыларны традицион халык мәдәнияте белән таныштыру; аларны этнография һәм туган якны өйрәнү эшенә җәлеп итү; сәләтле балаларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан үткәрелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада катнашучыларның барысына да «Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

  • Олимпиада Самараның «Яктылык» мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11А) 10.00 сәгатьтә башлана. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10