ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Габделганиев икътисадчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

10 ноябрь 2018, 16:38

Татарстан икътисад министры хезмәттәшләренә иминлек һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев икътисадчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле коллегалар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчылар көне белән тәбрик итәм!» - диелә котлауда.

Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, республиканың иминлеге икътисадчыларның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Икътисадның көчле булуы аркасында инфраструктура, мәдәниятне үстерүгә, социаль проектларга акча бүлеп бирелә.

Министр Татарстан икътисадчылар командасының оешканлыгы һәм үзара килешеп эш итүе республиканың уңышлы үсешенә нигез булачагына ышаныч белдергән.

Фәрит Габделганиев хезмәттәшләренә иминлек һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10