ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

УНИКС Красноярскидан җиңү яулап кайтты

10 ноябрь 2018, 16:02 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

УНИКС Красноярскидан җиңү яулап кайтты ВТБ Бердәм лигасы чемпионатының чираттагы матчында Казанның УНИКС баскетбол клубы «Енисей»ны 99:78 исәбенә отты.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның УНИКС баскетбол клубы Красноярскида «Енисей»ны 99:78 исәбенә отты.

«Енисей» баскетбол клубы ВТБ лигасы кысаларында казанлыларны ике тапкыр отты, соңгы мәртәбә – 2017 елның гыйнварында (75:66), УНИКС исә сигез тапкыр уңышка иреште.

Казанлылар хәзер лигада, ЦСКА һәм «Химки» командаларыннан гына калышып - өченче, «Енисей» унберенче урынны били. «Енисей» белән очрашудан соң ВТБ лигасында казанлылар активында җиңүләр саны бишкә җитте.

«Енисей» (Красноярск) - УНИКС (Казан) - 78:99 (17:24, 24:27, 18:23, 19:25). Иң нәтиҗәле уенчылар: «Енисей» - Роберсон (16), Харрисон (15), Мейерс (14); УНИКС - Ндур (17), Локетт (13), Макколлум (13), Понкрашов (13).

  • Киләсе турда УНИКС 17 ноябрьдә үз мәйданында «Нижний Новгород» клубын кабул итәчәк, ә 13 ноябрьдә Европа Кубогы кысаларында Вильнюста «Ритас» командасы белән уйнаячак.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10