ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән

10 ноябрь 2018, 15:44 , Фото: соцсети

М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән Авария булган урыннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Мәскәү – Уфа трассасының 1105нче километрында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «ГАЗель»нең йөртүчесе тиешле дистанция сакламаган һәм сөт ташый торган «ГАЗ» машинасына килеп бәрелгән.

«ГАЗель»нең 39 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10