ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга яшелчә тараттылар

10 ноябрь 2018, 19:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга яшелчә тараттылар Район халкы һәм фермерлар хәер итеп мәчеткә китергән бәрәңге һәм башка яшелчәләрне мохтаҗларга өләшәләр.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай районының  “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  
ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга яшелчә тараткан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Биредә ел саен ялгыз өлкәннәрне һәм инвалидларны көзге уңыштан бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр белән тәэмин итү оештырыла.
 
Бу игелекле эш Ак мәчет белән бергәләп башкарыла. Район халкы һәм фермерлар хәер итеп мәчеткә бәрәңге һәм башка яшелчәләр китерәләр.  
 
Социаль хезмәткәрләр быел да традициягә тугры калып, үзәктә исәптә торучы 50 ялгыз һәм аз керемле кешегә, инвалидларга яшелчә таратты. Мохтаҗларның рәхмәт сүзләре үзебезнең күңелләргә дә мәрхәмәт өсти, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10