ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дамир Фәттахов факел күтәреп баруны Казан Универсиадасын хәтердә яңарту дип исәпли

10 ноябрь 2018, 15:00 , Фото: Ильнар Тухбатов

Дамир Фәттахов факел күтәреп баруны Казан Универсиадасын хәтердә яңарту дип исәпли 2019 елда Красноярскида узачак Уеннар уңаеннан, Казанда Универсиада утын тапшыру эстафетасы узды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов факел күтәреп бару – Универсиаданы хәтердә яңарту ул, дип исәпли. Бу турыда ул Казанда Универсиада утын тапшыру эстафетасы вакытында әйтте.

«Факел күтәреп бару – Универсиаданы тагын бер тапкыр хәтердә яңарту ул. Көн салкынча булуга да карамастан, эстафетада яшьләр, студентлар актив катнашуы бик тә куанычлы», - диде Дамир Фәттахов.

  • 2019 елда Красноярскида Универсиада узачак.

Спорт министры биредә хөкем сөргән атмосфера Красноярскидагы Универсиаданың яхшы узачагына этәргеч бирер дип өметләнә.

Ул шулай ук бүген тапшырылган кирәк-ярак һәм кием-салымның тик ятмаячагын искәртте.

«Универсиада символикасы төшерелгән киемне алга таба да киеп йөриячәкмен. Әлеге продукцияне дә, Универсиаданы да дөнья күләмендә танытырга тырышачакбыз», - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10