ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновка Мактау ордены тапшырды

10 ноябрь 2018, 13:44 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновка Мактау ордены тапшырды Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновның идарә итү талантын, катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу сәләтен билгеләп үтте.

(Казана, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка Россия Федерациясе дәүләт бүләге – Мактау ордены тапшырды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 21.08.2018 № 488 Указы нигезендә тапшырыла торган орден Альберт Шиһабетдиновка «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күп еллык намуслы эше» өчен бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Торжественная церемония вручения Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым ордена Почета генеральному директору АО «ТАИФ» А.К. Шигабутдинову.

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновның идарә итү талантын, республика нефть химиясе комплексы алдында торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу сәләтен билгеләп үткән.

Татарстан Президенты шулай ук «ТАИФ» компаниясенең хәйрия эшчәнлеген дә югары бәяләгән.

Торжественная церемония вручения Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым ордена Почета генеральному директору АО «ТАИФ» А.К. Шигабутдинову.

Альберт Шиһабетдинов бүләк аның һәм 45 мең кешелек "ТИАФ" компаниясенең генә түгел, республика халкының хезмәте нәтиҗәсе булуын әйткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10