ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Илшат Әминов: «Татарстан Президенты 2020 елга телерадиокомплекс төзү бурычын куйды»

10 ноябрь 2018, 14:24 , Фото: Султан Исхаков

Илшат Әминов: «Татарстан Президенты 2020 елга телерадиокомплекс төзү бурычын куйды» «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе республиканың яңа медиаүзәге вакытында төзеләчәгенә шикләнми.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты 2020 елга яңа телерадиокомплекс төзү бурычын куйды. Әлеге бурычны үтәячәкбез, диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов. Ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюда шулай дип белдерде.

Илшат Әминов искәрткәнчә, заманча телеүзәк төзү – катлаулы бурыч, аны берничә этапта хәл итәргә кирәк.

«Телеүзәк – ул тартма һәм дүрт стена гына түгел. Ул - безне сыйфатлы контент белән тәэмин итәргә тиешле технологик бина», - дип искәртте «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры.

«Кешеләр заманча декорацияләр, төс, яктылык, HD булуын тели. Алар сыйфатлы булырга тиеш. Әгәр 24 сәгатьлек дүрт канал эшләсен дисәк, медиаүзәк төзергә кирәк. Аның безнең каналның визуаль мөмкинлекләрен сизелерлек яхшырту өчен дә әһәмияте зур», - диде ул.

Илшат Әминов хәзерге вакытта медиаүзәк проектының 90 процентка төгәлләнүен искәртте. Киләсе ай ахырында икенче этап (яңа телерадиокомплекс эшенең финанс моделен төзү) старт алачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10