ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Мәскәүдә Әгъдәс Борһановны соңгы юлга озаталар

10 ноябрь 2018, 12:11 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Бүген Мәскәүдә Әгъдәс Борһановны соңгы юлга озаталар Мәскәү татарларының иң өлкән вәкилләреннән берсе, тарих фәннәрне докторы 8 ноябрьдә 99нчы яшендә вафат булды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә тарих фәннәрне докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһановны соңгы юлга озатачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

12.45 сәгатьтә галимнең туганнары, аның белән фәнни хезмәтләре аша таныш булган кешеләр мәрхүмне соңгы юлга озату өчен Н.Э.Бауман исемендәге 29нчы Дәүләт клиник хастаханәсе янында җыелачак.

  • 8 ноябрьдә Мәскәү татарларының иң өлкән вәкилләреннән берсе булган Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булды. Галимнең 300гә якын фәнни хезмәте һәм унбишкә якын китабы дөнья күргән.
  • Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен Әгъдәс Борһанов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 15 медаль белән бүләкләнгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10