ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Cамара татарларының “Бердәмлек” газе­тасының актив хәбәрчесе Әфи­дә Каюмова вафат

10 ноябрь 2018, 14:05

Кләүле станциясендә яшә­гән сугыш һәм хезмәт ветераны бөтен гомерен укыту эшенә багышлаган.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә яшәүче татарларның “Бердәмлек” газе­тасының актив хәбәрчесе Әфи­дә Каюмова 93 яшендә бакыйлыкка күчкән. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

"Кләүле станциясендә яшә­гән сугыш һәм хезмәт ветераны, бөтен гомерен укыту эшенә багышлаган мил­ләттәшебез Әфидә апа утызынчы елларда Камышлы районының Бозбаш авылында туып, ач­лык-ялангачлыкны, сугыш афә­тен күреп үскән кеше иде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Ул Камышлы районының Йолдыз авылында, аннан күрше Дәүләтколда балаларга белем биргән.

Әфидә Каюмова укучылары арасында шагыйрь Рөстәм Мингалим, “Бердәмлек” газетасының баш редакторы булып күп еллар эшләгән Рәфгать Әһлиуллин кебек күренекле шәхесләр бар, дип яза Самара татарлары сайты.

  • 1 ноябрьдә Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат булды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10