ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очраша

10 ноябрь 2018, 10:17

Төбәк башлыклары сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту һәм спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышыр дип көтелә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очраша. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Президенты резиденциясендә 11.20 сәгатьтә узачак.

Төбәк башлыклары сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту һәм спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышыр дип көтелә.

  • Красноярск крае губернаторы Александр Уссның 9 ноябрьдә эш сәфәре белән Казанга килде. Аны «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин каршы алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10