ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәренең Батырлык орденын әти-әнисенә Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды

10 ноябрь 2018, 10:01 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәренең Батырлык орденын әти-әнисенә Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды Полиция өлкән лейтенанты 2018 елның апрелендә һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция өлкән лейтенанты Юрий Матренинның Батырлык орденын мәрхүмнең әти-әнисенә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

  • РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль посты полкының өлкән инспекторы Юрий Матренин 2018 елның апрель аенда һәлак булды.

Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында  Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантана булды. Бирегә офицерның әти-әнисе Нина һәм Николай Матрениннар килгән иде. Бүләкне алганда алар күз яшьләрен тыеп тора алмады.

«Россия Федерациясе Президенты Указы белән полиция өлкән лейтенанты Юрий Матренин һөнәри бурычын үтәгәндә фидакарьлек һәм кыюлык күрсәткәне, шулай ук кыю һәм тәвәккәл адымнар ясаганы өчен Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнде», - диде тантананы алып баручы.

«Бүген без аеруча зур горурлык хисләре кичерәбез. Үзләренең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларны беркайчан да онытмаячакбыз. Алар һәрвакыт безнең белән бер сафта. Быел без, кызганычка күрә, тагын зур югалтулар кичердек», - диде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин үз чыгышында. 

«Арабыздан киткән барлык иптәшләребез алдында башыбызны иябез. Без аларның берсен дә онытмыйбыз һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбиялибез», - дип тәмамлады эчке эшләр министры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10