ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Россиядәге “Сименс” президенты белән хезмәттәшлек турында фикерләште

10 ноябрь 2018, 09:14 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Россиядәге “Сименс” президенты белән хезмәттәшлек турында фикерләште Татарстанда “Сименс” компаниясе белән берлектә төрле тармакларда зур проектлар гамәлгә кертелә.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россиядәге “Сименс” компаниясе президенты Александр Либеров белән алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хзмәте хәбәр итте.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан “Сименс” компаниясе белән күптән хезмәттәшлек итә, бергәләп төрле тармакларда зур проектларны гамәлгә кертәләр.

Ул шулай ук “Сименс” компаниясе вәкилләренең “ТАИФ”,”Татэнерго” компаниясе җитәкчеләре белән очрашуы планлаштырыла, дип искә төшерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10