ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районы Әҗмәкәй авылы үзара салым акчасын җыю буенча актив эш алып бара

10 ноябрь 2018, 08:00

Тукай районы Әҗмәкәй авылы үзара салым акчасын җыю буенча актив эш алып бара Әлеге җирлектә 2018 елда һәрбер кешедән җыела торган акчаның күләме 300 сум булган, 2019 елда ул 500әр сум итеп планлаштырыла.

(Тукай районы, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районында үзара салым акчасын җыюда бүген иң активларның берсе булып Әҗмәкәй авыл җирлеге исәпләнә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә авыл халкының гомуми саныннан 87 проценты үзара салым җыюда катнашкан.

Әлеге җирлектә 2018 елда һәрбер кешедән җыела торган акчаның күләме 300 сум булган, 2019 елда ул 500әр сум итеп планлаштырыла.

Җыелган сумманың бер өлеше Яңа бистәсе эчендәге юлларны төзекләндерүгә, шулай ук паркка балалар өчен уен җайланмалары алырга, Әҗмәкәй авылында юлларны ремонтлауга, зират территориясен койма белән әйләндерүгә файдаланылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10