ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Саба районы авылында Татарстанның спорт остасы истәлегенә көрәш бәйгесе узды

10 ноябрь 2018, 01:00 , Фото: tulachi.ru/

Саба районы авылында Татарстанның спорт остасы истәлегенә көрәш бәйгесе узды Бәйгедә 12 командада (Саба, Мамадыш, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Киров өлкәсе укучылары) 135 яшь көрәшче катнашты.

(Теләче, 10 ноябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Сабаның Шыңар авылында татарча көрәштә арабыздан вакытсыз киткән “Татарстанның спорт остасы” Салават Гайнанов истәлегенә ярышлар узды. Бу турыда район басмасы яза.

Көрәш буенча ачык турнирда 2001- 2003, 2004 һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында күп тапкырлар авыл Сабантуйлары батыры, вертикаль баганага менү остасы Салаватның әтисе Хәбир ага, бертуганнары һәм авылдашлары катнашты һәм чыгыш ясады.

Бәйгедә 12 командада (Саба, Мамадыш, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Киров өлкәсе укучылары) 135 яшь көрәшче катнашты.

Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фирзәр Гыйниятуллин җитәкчелегендә район командасы да уңышлы чыгыш ясады

Аерым үлчәүләрдә җиңү яулаган яшь көрәшчеләр Салаватның туганнары, якыннары әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10