ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтнең Миңлебай авылында быел үзсалым күләме 400 сум итеп билгеләнгән

10 ноябрь 2018, 06:00

18 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үтәчәк.

(Әлмәт, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Миңлебай авылында быел үзсалым акчасын кеше башыннан 400 сумнан җыярга дигән карарга килгәннәр. Бу турыда җирле басма яза.

Биредә үз авыллары турында кайгыртып яши беләләр. Аларның һәрберсе җыелган бер сум акчага хөкүмәт тарафыннан тагын 4 сум өстәләсен һәм моның отышлы программа булуын аңлый. 18 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үтәчәк.

Җирлеккә караган Миңлебай авылы һәм станциясендә үзсалым акчасына юллар яхшыртылган: кайдадыр асфальт, кайсында вак таш җәелгән. Урамда светодиодлы яктырткычлар яна. Балалар мәйданчыгы урнаштырылган. 

Миңлебай авылындагы зират коймалары яңартылган һәм башкалар.

Миңлебай авылы имам-хатибы Расыйх хәзрәт Гатауллин әйтүенчә, мәчеттә дә бу хакта сөйләшүләр, аңлатулар алып барыла, вәгазь укыла икән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10