ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә гриппка каршы 8 меңнән артык вакцинаның барысын да кулланганнар

10 ноябрь 2018, 05:00 , Фото: Султан Исхаков/архив

Чирмешәндә гриппка каршы 8 меңнән артык вакцинаның барысын да кулланганнар Районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе төгәлләнгән.

(Чирмешән, 9 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәк хастаханәсенә,  гомумән, 8410 доза вакцина кайткан булган, алар барысы да кулланылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкәннәргә 5703 доза “Совигрипп” вакцинасы, балаларга 2680 доза “Гриппол плюс” һәм “Ультрикс” ясалган.

Районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе төгәлләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10