ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда табиблар яңа гына бала тапкан яшь ананың йөрәгенә операция ясаган

9 ноябрь 2018, 21:40 , Фото: Михаил Захаров

Казанда табиблар яңа гына бала тапкан яшь ананың йөрәгенә операция ясаган МКДЦ һәм РКБ табиблары ананың йөрәк клапанын алмаштыру өчен баланы алдан таптыртканнар.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казан табиблары ананың йөрәгенә операция ясау өчен баланы алдан таптыртканнар. Бу турыда Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) 2 нче кардиохирургия бүлеге мөдире Илдар Вәгыйзов сөйләде.

Татарстанда яшәүче Лия Ямщикова 19 яшьтә йөрәк инфекциясе кичергән, шул сәбәпле аңа йөрәк клапанын алыштырырга кирәк булган. 10 елдан Лиягә яңа операция ясалырга тиеш булган, бу юлы протезны гомерлеккә куярга тиеш булганнар.

Бу вакытта аның 30 атналык көмәне булган. Лиянең һәм әле тумаган баланың гомерен саклау өчен МКДЦ һәм РКБ табибларына баланы алдан таптыртырга һәм шунда ук яшь ананың йөрәгенә операция ясарга кирәк булган.

РКБ акушер-хирурглары кесарев кисеме ясагач, МКДЦ хирурглары үз эшләренә керешкән. Бөтен операция 9 сәгать 25 минут дәвам иткән. Лия 11 сәгать наркозда булган. Бу Казан табиблары өчен шундый бишенче операция.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10