ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Спорт

Кукмарада коррекция мәктәбе укучылары мини-футбол уйнадылар

9 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада коррекция мәктәбе укучылары мини-футбол уйнадылар Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да спортка тарту мөһим мәсьәлә булып тора.

(Кукмара, 9 ноябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмараның "Ялкын" яшүсмерләр клубында прокуратура хезмәткәрләре һәм коррекция мәктәбе укучылары очрашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да спортка тарту мөһим мәсьәлә булып тора.

Мәчкәрә мәктәбендә белем алучы укучыларның да, әлегә район дәрәҗәсендә булса да, чемпион калырлыклары бар. Мәсәлән, Кукмарадан Руслан Нигъмәтҗанов район ярышларында бер генә тапкыр катнашмый һәм призлы урыннар яулап килә.

Бу дусларча очрашу да балалар күңелендә уңай тәэсирләр генә калдыргандыр. Бәлки ул тагын да югарырак үрләр яуларга этәргеч бирер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10