ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Спорт

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасы ачылышы турында сөйләде

9 ноябрь 2018, 21:11 , Фото: Артур Шипилов

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасы ачылышы турында сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе яшь буын волейболчыларына уйнаучы командалар имзасы белән туп бүләк итте.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Мәктәп волейбол лигасы ачылышы игълан ителде. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның “Зенит” һәм Белгородның “Белогорье” командалары арасында волейбол матчы вакытында хәбәр итте.

“Без бу проектны волейбол белән сәнәгать предприятиеләрендә генә шөгыльләнеп кламасыннар өчен гамәлгә ашырабыз. Татарстанда мәктәп, студентлар волейболына күптән ихтыяҗ бар", - диде ул.

"Мәгариф министрлыгы, Спорт министрлыгы, Казан хакимияте ярдәме белән проект эшли башлады. Йөзләгән, меңләгән кеше уйнар, ә без финаллар һәм этаплар үткәрербез, яшьләрне волейболга җәлеп итәрбез”, - диде Мөхәммәтшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10