ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы ачылды

9 ноябрь 2018, 19:33

Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халкының тарихы, традицияләре һәм көнкүреше белән таныштыру.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы ачылды. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Һәр ел саен татар мәдәнияте көннәрендә барлык китапханәләрдә милли чаралар үткәрелә. Анда милли әдәбият, көй, декоратив-ясалма сәнгать үзенчәлекләре ачыла, төрле халыклар тарихы һәм бүгенгесе карала.

Китапханәнең 1 нче филиалы Татар милли мәдәниятен тәкъдим итә, аның уникальлеген һәм кабатланмас булуын ачып бирә.

Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халкының тарихы, традицияләре һәм көнкүреше белән таныштыру.

Фестивальдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының яңа басмалары тәкъдим ителде. Шулай ук Санкт-Петербургта яшәүче кәсепчеләр һәм татар рәссамнары күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булды.

Фестиваль барышында “Шатлык” татар ансамбле һәм Санкт-Петербургта яшәүче татар артистлары чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10