ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда кышкы Универсиада уты белән 20 тапкыр Дөнья чемпионы булган спортчы йөгерәчәк

9 ноябрь 2018, 20:54

Иртәгә Казан XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада уты эстафетасы этабын кабул итә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда кышкы Универсиада уты белән 20 тапкыр Дөнья чемпионы булган спортчы йөгерәчәк. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә Казан XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уты эстафетасы этабын кабул итә.

Кышкы студентлар уеннары уты белән символик йөрештә танылган спортчы һәм Россия җыелма командасы капитаны, күп тапкыр Россия чемпионы һәм янгын сүндерү-гамәли спорты буенча халыкара ярышлар җиңүчесе Владимир Сидоренко катнаша.

Ул Россиянең атказанган спорт мастеры, 20 тапкыр дөнья чемпионы, каршылыклар полосасы буенча рекордчы.

Казан эстафетасыннан соң Универсиада уты Екатеринбургка китә. Маршрутта Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Грозный һәм Владивостоктан тыш, Россиянең 30 шәһәре бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10