ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда ятим балалар хокуклары буенча гражданнарга консультация бирәләр

9 ноябрь 2018, 18:48

Консультацияне Казан район хакимиятләрендә алырга мөмкин.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә республика башкаласында балалар хокуклары һәм мәнфәгатьләре буенча лекцияләр укыла һәм гражданнарга консультация бирелә. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә яки уллыкка алырга теләгән кешеләрнең һәм инвалид балаларның сорауларына җавап бирәчәк.

Консультацияне Казан район хакимиятләрендә алырга мөмкин. Казанда яшәүчеләр Волгоград урамы, 32 йорт (305нче бүлмә), Ипподром урамы (40нчы бүлмә), Восстание урамы (119нчы бүлмә), Шуртыгин урамы, 1 (1нче бүлмә) адреслары буенча мөрәҗәгать итә ала.

Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57, 1 нче корпус) да гражданнар кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10