ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда яшәүчеләр шәһәр транспортының тавышы көчле булуына зарлана

9 ноябрь 2018, 17:18 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Казанда яшәүчеләр шәһәр транспортының тавышы көчле булуына зарлана Күзәтчелек органы белгечләре судта Энергетиклар һәм Җиңү проспекты урамнарындагы йортларда яшәүчеләрнең хокукларын яклауны дәвам итә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның берничә районында яшәүчеләр, шәһәр транспорты тавышының көчле булуын белдереп, Роспотребнадзорга шикаять язган.

Казанда Энергетиклар һәм Җиңү проспекты урамнарындагы йортлар янында трамвай хәрәкәте һәм автотранспорт агымы күп булуы аркасында тавыш нормадан артык булу фактын ачыклаганнар.

Хәзер күзәтчелек органнары белгечләре судта бу урамнардагы йортларда яшәүчеләрнең хокукларын яклауны дәвам итә.

Экспертлар даими тавыш йогынтысы ишетү органына һәм организмның нерв-психологик хәленә зыян китерергә мөмкин булуын әйтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10