ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ эксперты якындагы атнада салкын буласын әйтте

9 ноябрь 2018, 16:03 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУ эксперты якындагы атнада салкын буласын әйтте Белгеч сүзләренчә, Татарстанга кыш ун көнгә соңарып киләчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда якындагы атна салкын, әмма карсыз һава торышы булачак. Бу турыда университет профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якындагы атна антициклон йогынтысында һәм салкын булачак. Карсыз салкыннар авыл хуҗалыгына начар тәэсир итә», — дип сөйләде белгеч.

Переведенцев республикага кыш 10 көнгә соңарып киләчәк, диде.

Шулай итеп, 10 ноябрьдән башлап төнлә салкын һәм якындагы атнада температура климат нормасыннан 4-5 градуска түбәнрәк булачак.

10 -15 ноябрьдә көндез температура -4 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә -8 градус булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10