ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илшат Әминов Казанда төзеләчәк медиаүзәк турында Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде

9 ноябрь 2018, 15:16 , Фото: Султан Исхаков

Илшат Әминов Казанда төзеләчәк медиаүзәк турында Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде

 
«Бурыч куелды, әлегә аның гамәлгә ашырылуына шикләнерлек нигез күрмим», — диде Әминов,

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанда төзеләчәк телерадиокомплекс турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Бу турыда ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюда сөйләде.

«Бурыч куелды, әлегә аның гамәлгә ашырылуына шикләнерлек нигез күрмим», — диде Әминов, 2020 елга телеүзәк төзеләчәкме дигән сорауга җавап итеп. Ул проектның 90 проценты әзер булуын, декабрь ахырына төгәлләнү ихтималын да әйтте.

Интервью татар телендә тәүлек дәвамында эшләячәк «Шаян ТВ» балалар телеканалын эшләтеп җибәрү алдыннан булды. Әңгәмәдә Әминов яңа проект буенча эшләүче команда һәм үзләрендәге контент турында сөйләде.

Моннан тыш, ТНВ башлыгы аналог телевидениене һәм интернет-ММЧ көндәшлеге турында үз фикерен әйтте.

  • Интервью sntat.ru сайтында 10 ноябрьдә чыга. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTubе каналында карарга була.
  • Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында «Татарстан-24» телеканалында шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе 13 сәгать 30 минутта карап булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10