ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ел азагына кадәр Татарстанда барлык муниципаль берләшмә чикләре ачыкланып бетәчәк

9 ноябрь 2018, 14:29 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Ел азагына кадәр Татарстанда барлык муниципаль берләшмә чикләре ачыкланып бетәчәк Хәзерге вакытта республикада 950 муниципаль берләшмә чикләрен ачыклау төгәлләнгән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстанда агымдагы ел ахырына кадәр барлык муниципаль берләшмәләр чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әйтте.

«Татарстанда барлыгы 956 муниципаль берләшмә бар. 950 берләшмә чикләре кадастр исәбендә тора. Тагын Алабуга һәм Менделеевск районнары, шулай ук дүрт авыл җирлеге — Поспелово, Тихонов, Коновалов һәм Иске Мазино җирлекләренең чикләрен исәпкә аласы калды», — диде Рөстәм Мерзакреев.

Аның сүзләренчә, чикләр турындагы белешмә ачыкланып бетү уңаеннан, муниципаль берләшмәләр статусы турындагы закон проектлары әзерләнгән һәм алар Татарстан Дәүләт Советына кертелгән.

«Законнар кабул ителү белән без чикләрне кадастр исәбенә куячакбыз. Әгәр дә без ул законнарны быел кабул итсәк, 2019 елга барлык чикләр исәптә булачак», — дип йомгаклады Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10