ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татар Җыры” фестивалендә Хәмдүнә Тимергалиева тамашачыларга яңа образын тәкъдим итәчәк

9 ноябрь 2018, 14:14 , Фото: Марат Хафизов

“Татар Җыры” фестивалендә Хәмдүнә Тимергалиева тамашачыларга яңа образын тәкъдим итәчәк Татарстанның халык артисткасы күнелгелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). “Пирамида” сәхнәсендә 22 декабрь көнне унтугызынчы тапкыр узачак халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивалендә Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева сәхнәгә яңа образда чыгарга җыена. Грандиоз тамашага оештыручылар гына түгел, җырчылар да бик тырышып әзерләнә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы була, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татарстанның халык артисткасы күнелгелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган. Чалбарлы костюммы? Әллә итәклесеме? Берсен генә сайлап алу бик авыр. Сезнеңчә, яраткан җырчыбызга кайсы вариант күбрәк туры килә? “Татар Җыры” сәхнәсендә чыгыш ясау өчен Хәмдүнә Тимергалиева өч образның кайсын сайлар", дип яза оештыручылар.

Бу сорауга җавапны 22 декабрь кичендә белербез, дип ышандыралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10