ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Премьер-министры Россиянең «Сименс» компаниясе президенты белән очрашачак

9 ноябрь 2018, 10:29 , Фото: архив tatarstan.ru

Татарстан Премьер-министры Россиянең «Сименс» компаниясе президенты белән очрашачак Алексей Песошин һәм Александр Либеров Татарстан Хөкүмәте Йортында очраша.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең «Сименс» компаниясе президенты Александр Либеров Казанга килде. Бүген ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашачак.

Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, Песошин һәм Либеровның очрашуы республика Министрлар Кабинеты бинасында көннең беренче яртысында узачак.

Татарстанны «Сименс» белән электән үк эшлекле элемтәләр бәйли. Немец компаниясе җитештергән җиһазлар республиканың нефтехимия һәм энергетика тармагында, медицинада уңышлы кулланыла.

Узган ел май аенда «Сименс» компаниясе һәм Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10