ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде

9 ноябрь 2018, 10:16 , Фото: архив/Регина Гумарова

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде Петропавловскида Татарстан Президенты Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнаша.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Петропавловскига килде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнаша.

Татарстан Президенты шулай ук берничә сәнәгать предприятиесендә, шул исәптән «Мунаймаш» акционерлык җәмгыятендә булачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм форумда катнашучылар Төньяк-Казахстан өлкәсенең сәнәгать потенциалы экспозициясе белән танышачак, шулай ук туризм күргәзмәсен караячак.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10