ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды

9 ноябрь 2018, 10:00

2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда 1,9 мең Татарстан гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак алды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында хәбәр иттеләр.

«Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең Татарстан гаиләсен торак белән тәэмин итте. Шул ук вакытта социаль ипотека программасы кысаларында 70 мең гаилә сыйфатлы чиста эшләнешле торк алды», — диелгән фондның матбугат хәбәрендә.

Узган ел Дәүләт торак фонды программасы нигезендә 4,2 мең гаилә тораклы булды.

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 7 мең 638 гаилә чиратта тора.

Социаль ипотека программасы — Татарстанның 2005 елда башланып киткән уникаль программасы. Аның үзенчәлеге шунда: торак ваклап түләү шарты белән бирелә һәм взнос тулаем кертелгәннән соң үз милке итеп рәсмиләштерелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10