ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Усс Казанда кышкы Универсиада утын каршылаячак

9 ноябрь 2018, 09:40 , Фото: архив/Василий Иванов

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Усс Казанда кышкы Универсиада утын каршылаячак Красноярск крае губернаторы Казанда 2013 елгы җәйге Универсиада мирасы объектлары белән танышачак.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада 2019 уты эстафетасы Казан этабында катнашачак. Бу хакта республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Александр Усс бүген Татарстанга килә. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы ала. 

Губернатор көн дәвамында кышкы Универсиада 2019 башкаласында 2013 елгы җәйге Универсиада спорт инфраструктурасы мирасы белән танышырга ниятли. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин озатып йөриячәк.

Шимбә көнне Александр Уссның Татарстан Президенты белән очрашуы планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы сөйләшүе Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10