ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында солдат буласы егетләр белән очраштылар

9 ноябрь 2018, 09:00

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының көзге чакырылыш игълан итү хакындагы Указын укыды.

(Әлки, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районында солдат буласы егетләрне мәдәният йортына чакырып хөрмәтләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

"Беренче чиратта минем бирегә килгән ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә. Әйбәт егетләр үстергәнсез. Аларның үзләрен дә мактыйсым килә – хәрби бурычларын үтәргә тиешлекләрен аңлап, моңа максатчан әзерләнгәнсез", - диде район башлыгы Александр Никошин.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының көзге чакырылыш игълан итү хакындагы Указын укыды.

"Наряд буенча без 35 кешене Кораллы Көчләргә җибәрергә тиешбез. Сезнең өчен тормышта беренче мөстәкыйль адым бу. Туган илебезне сакларга, якларга, командирлар боерыгын үтәргә өйрәнерсез, бик күп нәрсәне аңларсыз", - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10